ГлавнаяИсполнителиTatcards.ruТуган көнгә теләкләр (Г. Абдуллина, җыр)
название:

Туган көнгә теләкләр (Г. Абдуллина, җыр)


автор:

Tatcards.ru


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1035 просмотров
Син тугансың матур җәйләрдә
Ал гөлләрдән бәйләм бәйләргә.
Үзең гүзәл үзең сөйкемле,
Табигатнең үзе шикелле.
Туган көнең бәхет китерсен,
Гомереңне озын иттерсен.
Чибәрлегең сүнми йөзеңдә
Парлап яшә картлык көнендә.

Гөлдәй матур, юмарт өстәмә,
Тулы һәрчак сыен өстәлдә.
Сокланарлык, түзем, уңгансың
Бар яклап та җитез булгансың.
Туган көнең бәхет китерсен,
Гомереңне озын иттерсен.
Чибәрлегең сүнми йөзеңдә
Парлап яшә картлык көнендә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Туган көнгә теләкләр (Г. Абдуллина, җыр)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен