название:
автор:
Парлы ялгызлар
автор:
Г.Сафин-Рәфинә
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 822 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Безнең гомер шулай корылган: Бәхетләргә сөю уралган. Парлыларга ап-ак мәхәббәт Телем- телем итеп туралган. Чибәрләрне чибәр яратыр, Сөю урманына каратыр. Моңсуланып калган ялгызларга Бәхет җебен кемнәр таратыр?.. Бәхетлеләр йөри парланып, Сөю урманына алданып. Ә ялгызлар кала ишен көтеп, Килер диеп сөю, алданып. Ялгызларны күрү кызганыч, Ялгыз калу көне аяныч. Парлыларны сөю назлаганда, Аларны соң кемнәр яратыр?.. Чибәрләрне чибәр яратыр, Сөю урманына каратыр. Моңсуланып калган ялгызларны, Аларны соң кемнәр яратыр?..
А как ты думаешь, о чем песня "Парлы ялгызлар" ?