название:
автор:
Әни җиләк җыя
автор:
Лилия Биктимирова һәм Гөлназ
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1269 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Әни җиләк җыя, хәлләр җыя-җыя, Күбәләкләр очып йөргән болында. Шул болында колын кебек минем кызым Җиләк җыеп йөри янымда. Телгәш саен җиләк пешеп беткән бигрәк - Кызылы да тәмле, тәмле алы да. Телгәшләре син дер, җиләге ул мин дер Шундый рәхәт әни янында. Җиләк җитә-җитә үзе өзелеп төшә. Җиткән телгәшләре кызылдан-кызыл. Өзелеп пешәсең дэ, өзелеп төшәсең дә - Тормышта да шулай шул, кызым. Җиләк кебек чагың искә төште тагын Җиләк өзгән кызыма карап тордым да. Сизәм әни күңелең җиләк кебек гомерең Матур үтәр минем кызымда.
А как ты думаешь, о чем песня "Әни җиләк җыя" ?