ГлавнаяИсполнителиАй-hайАЙ ҖАНЫЙ, ВАЙ ҖАНЫЙ
название:

АЙ ҖАНЫЙ, ВАЙ ҖАНЫЙ


автор:

Ай-hай


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1507 просмотров
АЙ ҖАНЫЙ, ВАЙ ҖАНЫЙ
Татар халык җыры
Җырла, җырла дип әйтәсез.
Сезгә нинди җыр кирәк?
Әй, сезгә нинди җыр кирәк?
Ай җаный, вай җаный,
Сезгә нинди җыр кирәк?
Сезнең өчен җыр җырларга
Сандугач теле кирәк.
Уфа-Казан юлларының
Баганалары чыршы,
Эх, баганалары чыршы.
Башларыңа моңнар төшсә,
Сез дә булырсыз җырчы.
Безнең юллар куе үлән,
Карап үтәргә кирәк,
Әй, карап үтәргә кирәк.
Җыр белмәгән, җыр сөймәгән
Безнең Казанда сирәк.
Ай май үтә, май үтә,
Май үтә дә, җәй җитә,
Эх, май үтә дә, җәй җитә.
Май үткәнгә кайгырмагыз.
Безнең яшь гомер үтә.
Ай җаный, вай җаный,
Безнең яшь гомер үтә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "АЙ ҖАНЫЙ, ВАЙ ҖАНЫЙ" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен