название:
автор:
Эзлядем ,бягърем,сине
автор:
Римма Мухаметзянова
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 877 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Кәккүк кычкыра сирәк кенә, Сагынуын сөйләп кенә. Килсәң иде, иркәм, яныма Көлемсерәп кенә. Эзләдем, бәгырем, сине, Еллар буе тилмереп; Туймас, ахры, мәңге туймас Күзләрем сине күреп. Зәңгәр елгалар чылтырап ага, Нур сибә кояш көлеп; Алмагачлар ак шәлен ябынган, Иркәм, синең кебек. Эзләдем, бәгырем, сине, Еллар буе тилмереп; Туймас, ахры, мәңге туймас Күзләрем сине күреп. Минем юлыма нурлар Алып кил күбрәк итеп; Алсу гөлләр өзеп бирермен Сиңа бүләк итеп. Эзләдем, бәгырем, сине, Еллар буе тилмереп; Туймас, ахры, мәңге туймас Күзләрем сине күреп.
А как ты думаешь, о чем песня "Эзлядем ,бягърем,сине" ?