ГлавнаяИсполнителиЭлеонора Хаматнурова татарская башкирскаяӘнкәй янда булганда (89174384827 композитор Эльвира Хаматнурова)
название:

Әнкәй янда булганда (89174384827 композитор Эльвира Хаматнурова)


автор:

Элеонора Хаматнурова татарская башкирская


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 848 просмотров
Әнкәй янда булганда

                1 Яратам иртәләрне
 Уятса әнкәй сөеп,
 Чакырса чәй эчергә
 Тәмле коймаклар оеп.
Кушымта:  Нинди рәхәт,
 Нинди рәхәт
 Әнкәй янда булганда,
 Кочагына алып сөеп,
 Назлап кына торганда.

 2  Әнкәй карап торганда
 Хәрефләр язам тезеп,
 Мисалларны да эшлим
 Азакка тиклем, түзеп.
Кушымта.

  3  Әнкәй теләп калганда  
 Бишлеләр дә эләгә,
 Арымыйм да , талмыйм да,
 Тарымыйм да бәлагә.
Кушымта.

  4  Кичен әкият сөйләп
 Куенымда йоклата.
 Еласам яшем сөртеп,
 Үскәнем дип юата.

Кушымта.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Әнкәй янда булганда (89174384827 композитор Эльвира Хаматнурова)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен