название:
автор:
Матур хисләр
автор:
Айдар Галимов hәм Хәния Фәрхи
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1449 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Матур хисләр (Х.Фәрхи белән дуэт) Л. Дәүләтова сүзләре Сине күрсәм яннарымда Бөтен булган борчуларым Юкка чыга, юкка чыга. Бар болытларны таратып, Бөтен дөньяны яңартып Кояш чыга, кояш чыга. Син булганга бөтен дөньям, Якты кояш кебек елмая hәм көлә, Канатлана hәм шатлана. Кая барсам, нишләсәм дә Икәү генә белгән нәкъ шул Матур хисләр күңелемдә гел саклана. Син булганга бу дөньяда Беркайчан да җаннарымда Бетмәс көчем. Син чакырсаң әллә кая Җир читенә китәр идем Синең өчен. Тыңлаган саен тыңлыйсы Гел тыңлыйсы килеп тора Сине генә, сине генә. Җырлаган саен җырлыйсы Гел җырлыйсы килеп тора Синең белән.
А как ты думаешь, о чем песня "Матур хисләр" ?