название:
автор:
Апаема ак чэчэклэр
автор:
Ильдар Гадельшин
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1097 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Тугайдагы чәчәкләрнең, Тик акларын мин сайлыймын. Чөнки алар күңелемнең, Чагылышы бит апаем. Ак чәчәкләр, ак чәчәкләр, Төсләренә сафлык җыйган. Синең олы йөрәгеңә Минем дә хисләрем сыйган. Ак чәчәкнең таҗларын да, Чык тамчылары уйный. Яшь чылаткан бит алмаңдан, Бер үбимен әле апай. Ак чәчәкләр, ак чәчәкләр, Төсләренә сафлык җыйган. Синең олы йөрәгеңә Минем дә хисләрем сыйган. Ак чәчәкләр бүләк итәм, Булсын актан язмыш каен. Гомереңнең һәр мәлен дә, Бәхетле бул апакаем. Ак чәчәкләр, ак чәчәкләр, Төсләренә сафлык җыйган. Синең олы йөрәгеңә Минем дә хисләрем сыйган.
А как ты думаешь, о чем песня "Апаема ак чэчэклэр" ?