ГлавнаяИсполнителиНеизвестенБәйрәм киче саф һава
название:

Бәйрәм киче саф һава


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1376 просмотров
Бәйрәм киче саф һава,

 Тәңкә-тәңкә кар ява.

 Мамыктай җиргә ята,

 Кыш бабай кар ярата.

 Бер күренә, бер күмелә

 Күктә ай, күктә ай.

 Шул саран ай яктысында

 Җем-җем итә чыршыкай.

 Яшелдән күлмәк кигән,

 Урманнан безгә килгән.

 Таккан ул ак сәдәпләр,

 Кадаган кар чәчәкләр.

 Җәен уйчан,кышын җырчан

 Чыршыкай,чыршыкай.

 Чыршы янына чакыра

 Кар кызы – ак сылукай.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Бәйрәм киче саф һава" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен