ГлавнаяИсполнители♔ - Elvin GreyКайтам әле туган якларыма
название:

Кайтам әле туган якларыма


автор:

♔ - Elvin Grey


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 768 просмотров
Кайтам әле туган якларыма
Сызылып алсу таңнар атканда.
Авылымны чорнап ак мамыкка,
Ак томаннар җәелеп ятканда.

припев:

Кайтам әле туган якларыма
Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Ычык тамчылары кипкәндә.

Кайтам әле туган якларыма
Көнне ярып кояш батканда.
Ак ефәк шәл булып тау иңенә
Эңгер күләгәсе ятканда.

Кайтам әле туган якларыма
Күз кысышкан чакта йолдызлар.
Жилэс жилдэ рэхэтлэнеп кенэ
Черем иткән чакта киң кырлар.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кайтам әле туган якларыма" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен