ГлавнаяИсполнителиРаяз ФасыйховСоям димэ...
название:

Соям димэ...


автор:

Раяз Фасыйхов


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1318 просмотров
Хушлашканга күпме еллар узган
Онытылган инде уткәннәр
Төшләремэ кереп гөлләр бирә
Яшьлегемдә сөеп көткәннәр

Онытылган инде моңсулыгы
Синсез үткән ялгыз кичләрнең
Юылганнар инде яшьләр белән
Кайнарлыгы җир-су хисләрнең

Исләремә төшеп газаплама
Кабатланмас инде үткәннәр
Хәбәр бирмә төшләремә кермә 
Йөрәгемдә инде бүтәннәр
Хәбәр бирмә төшләремә кермә 
Йөрәгемдә инде бүтәннәр

Өннәремдә сәлам җибәрәсең
Төшләремдә гөлләр бирәсең
Күзләремэ карап сөям диеп
Төшләремә нигә керәсең

Исләремә төшеп газаплама
Кабатланмас инде үткәннәр
Хәбәр бирмә төшләремә кермә 
Йөрәгемдә инде бүтәннәр
Хәбәр бирмә төшләремә кермә 
Йөрәгемдә инде бүтәннәр

Хушлашканга күпме еллар узган
Ераклашкан күптэн аралар
Төшләремә кереп сөям димә
Ачылырлар әрнеп яралар

Исләремә төшеп газаплама
Кабатланмас инде үткәннәр
Хәбәр бирмә төшләремә кермә 
Йөрәгемдә инде бүтәннәр
Хәбәр бирмә төшләремә кермә 
Йөрәгемдә инде бүтәннәр
Йөрәгемдә инде бүтәннәр

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Соям димэ..." ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен