ГлавнаяИсполнителиНеизвестенГомерне ашыктырабыз, бугай
название:

Гомерне ашыктырабыз, бугай


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 695 просмотров
Гомерне ашыктырабыз, бугай,
Атларны куабыз шикелле.
Талларда сандугач, инде бер сайрагач,
Әйләнеп кайтуы икеле.

Кырык эшен, кырык якка ташлап,
Баштан башла узган гомерне.
Талларда сандугач, инде бер сайрагач,
Әйләнеп кайтуы икелле.

Гомерне ашыктырабыз, бугай,
Кәккүктән, еллар, санаттырып.
Яшьлегемә кайтып, тагын бер яратып,
Әйләнеп кайт таннар аттырып.

Кырык эшен, кырык якка ташлап,
Баштан башла узган гомерне.
Талларда сандугач, инде бер сайрагач,
Әйләнеп кайтуы икелле.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Гомерне ашыктырабыз, бугай" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен