ГлавнаяИсполнителиЛилия Минголова"Мин яратам сине"
название:

"Мин яратам сине"


автор:

Лилия Минголова


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1487 просмотров
Әллә инде ялгыш күрдем,
Әллә инде язмыш иде-
Юлларымда сине очраттым.
Күңелемнең бар назларын,
Җылылыгын,матурлыгын
Бер карашың белән уяттың.

Син минеке булмасаң да,
Минем өчен тумасаң да,
Мин яратам сине, җаныем.

Сине күргән көннән алып
Бар дөньяга кояш чыкты,
Күзләремдә кояш яктысы.
Син минем өчен җылы яз,
Син-минем өчен татлы көз,
Син бит минем җанның яртысы.

"Мин яратам сине" диеп 
Әйтергә дә куркып яшим.
Күңелемдә саклыйм ул сүзне.
Тик беркөнне, түзалмыйча,
Бар дөньяга кычкырырмын:
Мин яратам, диеп, үзеңне.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня ""Мин яратам сине"" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен