ГлавнаяИсполнителиОчрашу җырыЭйдэгез, дусларым, жырлыйк бергэ, Гөлшат Зәйнәшева сүзләре
название:

Эйдэгез, дусларым, жырлыйк бергэ, Гөлшат Зәйнәшева сүзләре


автор:

Очрашу җыры


рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1576 просмотров
Килдем, дуслар, Идел-диңгез кичеп,
Сезне сагнып, кошлар кебек очып.
Кош канатлары түгел иңемдә,
Җыр канатлары минем күңлемдә.

Җырлыйк, дуслар, бергәләп җырлыйк, дуслар,
Иң матур җырларны сайлап кына.
Иң матур җырларны сайлап кына,
Яшик бу илләрдә сайрап кына.

Бүләк итеп чәчәкләр өзмәдем,
Сезгә мин иң матур җыр эзләдем.
Матур җыр таптым туган илемнән,
Моңлы көй оттым тургай теленнән.

Җырлыйк, дуслар, бергәләп җырлыйк, дуслар,
Иң матур җырларны сайлап кына.
Иң матур җырларны сайлап кына,
Яшик бу илләрдә сайрап кына,

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Эйдэгез, дусларым, жырлыйк бергэ, Гөлшат Зәйнәшева сүзләре" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен