название:
автор:
Талы - талы (минус)(Алмаз г. Сургут)
автор:
Халык жыры
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 937 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Тал әйләнә, тал әйләнә, Талга яфрак бәйләнә. Күргәнче сүзем күп була, Күргәч телләр бәйләнә. Талы, талы, Талы бөгелеп тора. Тагын бер күрәсе килә, Үзәк өзелеп тора. Тал тирәкләр утыртканнар Агыйдел читләренә. Алсу алма суы тамган, Бәгырем, битләреңә. Талы, талы, Талы бөгелеп тора. Тагын бер күрәсе килә, Үзәк өзелеп тора. Былбыл булсам, бакчаларда Бер тирәк сайлар идем. Шул тирәктә сине мактап Иртә-кич сайрар идем. Талы, талы, Талы бөгелеп тора. Тагын бер күрәсе килә, Үзәк өзелеп тора.
А как ты думаешь, о чем песня "Талы - талы (минус)(Алмаз г. Сургут)" ?