название:
автор:
Ауылым урамнары
автор:
Казан егетлэре
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1261 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Авылым урамнары Илгиз Закиров көе Хәниф Хөснуллин сүзләре Таллары шаулый җилләрдә, Көйли күрешү көен. И минем туган авылым, И минем туган өем. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын. Үз итеп яшәсәм дә мин Илемнең башка ягын, Авылымда көтеп тора Күптәнге балачагым. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын. Рәхмәтемне белдерергә Сүзләрем җитми минем. Кырларың, урамнарың күк Күңелең иркен синең. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын. __________________________________________ Перевод на русский: Просторы шумят на ветру Поет песни встречи. О, моя родная деревня, О, мой родной дом. Не могу забыть, не забуду, Улицы моей деревни — Памятью тянущиеся Вдаль . Даже если живу в другом месте Как в родном В деревне меня ждет Давнишнее детство. Не могу забыть, не забуду, Улицы моей деревни — Памятью тянущиеся Вдаль . Чтобы выразить благодарность Не хватит слов у меня. Поля, леса, небеса, Широка душа твоя. Не могу забыть, не забуду, Улицы моей деревни — Памятью тянущиеся Вдаль .
А как ты думаешь, о чем песня "Ауылым урамнары" ?