ГлавнаяИсполнителиСалават Фатхетдинов01 Авыл кое
название:

01 Авыл кое


автор:

Салават Фатхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 676 просмотров
Авыл көе.

Халык көе.

Аерылабыз,аерылабыз,
Аерылабыз, хуш, иркәм.
Вакытлыча аерылганга
Түзәргә кирәк, иркәм.

Аерылабыз,аерылабыз,
Бир , иркәм, кулларыңны.
Киләчәктә бәхетсезлек 
Өзмәсен юлларыңны.

Алсу күбәләкләр оча 
Зәңгәрсу болытларга
Әрнемәче, йөрәкәем,
Бер генә минутларга

Агыйделләрдә өч үрдәк
Өчесенә бер оя
Аерылмабыз дигән идек
Аера икән донья.

Аерылабыз,аерылабыз,
Аерылабыз күпкәме?
Әллә айга, әллә елга,
Әллә гөмерлеккәме?

Агыйдел каты акса да
Төбе камышлык икән.
Аерылуны уйламыйча 
Нигә таныштык икән?

Агыйдел параходына
Элеп калдырдым йозак
Аерулар тиз булса да
Күрешүләре озак.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "01 Авыл кое" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен