название:
автор:
Буляк
автор:
Ногоманов Ирек
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1258 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Килдем сезгә идел-диңгез кичеп, Сезне сагнып, канатланып очып. Кош канатлары түгел иңемдә Җыр канатлары минем күңелдә. Әйдәгез, дусларым, җырлыйк бергә Иң матур җырларны сайлап кына. Иң матур җырларны сайлап кына Яшик бу дөнъяда сайрап кына. Бүләк итеп чәчәкләр өзмәдем Мин сезгә иң матур җыр әзләдем. Ул җырны таптым туган илемдә Моңлы көй оттым тургай теленнән. Әйдәгез, дусларым, җырлыйк бергә Иң матур җырларны сайлап кына. Иң матур җырларны сайлап кына Яшик бу дөнъяда сайрап кына.
А как ты думаешь, о чем песня "Буляк" ?