название:
автор:
Алтын алка
автор:
Эльвира
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1515 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Алтын алкаларым сынса, Алырсың микән алка? Булырсың микән үземә, Калырсың микән ятка?.. Алтын алкаларым сынса, Көмешен сындырмамын. Үлсәм дә, сөйгән ярымны Ятларга калдырмамын. Өйләренә элеп куйдым Тасмалы паласымны. ҮЗЕМ СӨЙДЕМ, БЕЛЕП СӨЙДЕМ ЯТЛАРГА КАЛАСЫҢНЫ. Алтын алка сына, диләр- Сынмый да, бөгелми дә. Яшьлектәге саф мәхәббәт Сүнми дә сүрелми дә. Яңа яуган кар өстеннән Атлый бәхетле парлар. Нигә соң бергә булалмый Өзелеп сөйгән ярлар?..
А как ты думаешь, о чем песня "Алтын алка" ?