название:
автор:
Г.Зәйнашева сүзләре – А.Ключарев көе
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 950 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Г.Зәйнашева сүзләре – А.Ключарев көе Идел ярларына нурлар сибеп, Матур булып ата бездә таң. Таң шикелле якты Туган илем. Бәхет биргән җирем – Татарстан. Кая гына китеп, кайларга бармадым, Сагынып кайттым Иделем таңнарын. Биш диңгезгә карап елмайгандай, Балкый безнең Казан ерактан. Коры җирне шаулы диңгез итә Хезмәт сөйгән халкың, Татарстан. Кая гына китеп, кайларга бармадым, Сагынып кайттым Иделем таңнарын. Күпме җырлар җырлый халкым бүген, Туган җирем, синең турыңда. Мин бәхетле сине сөюемне Әйтә алсам шушы җырымда Кая гына китеп, кайларга бармадым, Сагынып кайттым Иделем таңнарын.
А как ты думаешь, о чем песня "Г.Зәйнашева сүзләре – А.Ключарев көе" ?