ГлавнаяИсполнителиМагафур ХисматуллинТан атканда
название:

Тан атканда


автор:

Магафур Хисматуллин


рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1606 просмотров
[bad word]  [bad word] tat_folk

Таң-таң ата, чулпан калка,
Чулпан таңның көзгесе.
Чулпан таңнарның көзгесе,
Минем сагыну билгесе.

Сызылып кына таңнар аткан чакта
Су өсте матурлана.
Сине уйлап яшь йөрәгем
Су кебек дулкынлана.

Таң-таң ата, чулпан калка,
Чулпан таңны уята.
Чулпан таңнарны уята да,
Нигә сине уйлата.

Уяна таңы илемнең,
Кырларга китә нуры.
Таң булып безнең якларда
Балкысын гомер юлы.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Тан атканда" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен