ГлавнаяИсполнителиМарсель ВагизовКилерсенме,иркэм
название:

Килерсенме,иркэм


автор:

Марсель Вагизов


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1267 просмотров
Зарыгып көттем сине, өзелеп көттем, 
Синең өчен өзелә үзәгем.
Мине сөйсәң, бердәнберем, дисәң,
Килерсең син, бәлки, гүзәлем.

Таңнар ата хәзер, кояш бата,
Сине көтәм сине, гүзәлем.
Язлар килде җиргә, ямьле язлар,
Син килмәдең миңа, килмәдең.

Икәү йөргән чәчкә болыннарда
Каршылармын җәйне ялгызым.
Бергә йөргән сукмаклардан, бәлкем,
Барырмын мин, юллар ярырмын.

Таңнар ата хәзер, кояш бата,
Сине көтәм сине, гүзәлем.
Язлар килде җиргә, ямьле язлар,
Син килмәдең миңа, килмәдең.

Язмыш шулай кырыс булды миңа,
Истәлеккә калды җырларың.
Синең белән күңелем, синең белән
Йөри минем хәзер уйларым.

Таңнар ата хәзер, кояш бата,
Сине көтәм сине, гүзәлем.
Язлар килде җиргә, ямьле язлар,
Син килмәдең миңа, килмәдең.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Килерсенме,иркэм" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен