ГлавнаяИсполнителиСаф хислэрҖәйге болыннарның яме, Сандугачларның көйләре. Күчеп кереп калган Безн
название:

Җәйге болыннарның яме, Сандугачларның көйләре. Күчеп кереп калган Безн


автор:

Саф хислэр


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1200 просмотров
Җәйге болыннарның яме,
Сандугачларның көйләре.
Күчеп кереп калган
Безнең нечкә күңелгә.
Авылның рәхим-шәфкате
Әти-әнигә рәхмәте.
Озата барсыннар иде
Бөтен гомергә.
 Кушымта:
Әлегә беркемебез дә
Бушка әрәм узмады.
Дәрәҗәләрне төшермик,
Без бит-авыл кызлары!!
2)Язмыш кая ташласа да,
Юлларыбыз балкып кала.
Көлеп тора өйләребез,
Гөлгә уралган.
Тәмле-татлы сыйлар пешеп,
Табалардан тора төшеп.
Өяләнгән безнең куллар
Яшьтән сыналган.
3)Егетләрнең иң шәпләре
Иң акыллы, чибәрләре.
Үзебезгә каратканбыз
Ялгышмый йөрәк.
Байлык диеп җан атмадык,
Һаман гади булып калдык.
Булганына Шөкер итеп,
Яшибез гөрләп.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Җәйге болыннарның яме, Сандугачларның көйләре. Күчеп кереп калган Безн" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен