название:
автор:
Буран
автор:
Сак-Сок
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 930 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Иртә буран, кич тә буран, Мамык шәлеңне уран шул, Мамык шәлеңне уран. Кигән киемең күрсәм дә, Җаныем, бәгырем, Үзең күргәндәй булам. Ишек алдында йөримен, Карлар яуса көримен шул, Карлар яуса көримен. Синнән башка ямь табалмый, Җаныем, бәгырем, Ямансулап йөримен. Тимер чана карлар яра, Бу йөрәгем ник яна шул, Бу йөрәгем ник яна? Бу йөрәгем белеп яна, Җаныем, бәгырем, Сөйгәнем ятка кала.
А как ты думаешь, о чем песня "Буран" ?