название:
автор:
Ислэренэ тошэрмен бер
автор:
Илдар Хакимов
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1180 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Ислэренэ тошэрмен бер Уянып китәрсең дә бер Төшләреңә мин кереп, Өзгәләнер үзәкләрең. Ни югалтканыңны белгәч, Туя алмассың үкенеп. Кушымта: Исләреңә төшәрмен бер, Йөрәгең янар әле. Мәхәббәтем сиңа шулай Юлларын табар әле. Исләреңә төшәрмен бер, Җырларымны тыңларсың, Өзгәләнер үзәкләрең. Кешегә сиздермәсәң дә, Җаның белән еларсың. Кушымта. Эзләп китәрсең таңнарда Бергә йөргән эзләрне, Өзгәләнер үзәкләрең. Кире кайтара алмассың Миңа әйткән сүзләрне. Кушымта.
А как ты думаешь, о чем песня "Ислэренэ тошэрмен бер" ?