ГлавнаяИсполнителиНеизвестенЯңа көнгә
название:

Яңа көнгә


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1133 просмотра
Яңа көнгә

Ләйлә Дәүләтова сүзләре
Зөфәр Хәйретдинов көе

Һәр яңа көн бәйрәм кебек узсын,
Гел уң булсын барыр юлларың.
Тормыш күгең hәрчак аяз булсын,
Уз кояшың сипсен нурларын.

Үзең эшләп тапкан тәмле була,
Үз кулыңда синең бәхетең.
Узган көнгә шөкер итеп яшә,
Бүгенгенең той син рәхәтен,
Туасына калсын өметең.

Башкаларга кирәк булу - бәхет.
Нурлар чәчеп, балкып, яшә син.
Якыннарың, дуслар, туганнарың
Син булганга сөенеп яшәсен.

Донья ямьле, сөя белсәң генә,
Яратудан дөнья яктырсын!
Синең ялкыныңнан ут кабызып,
Башкалар да учак яндырсын.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Яңа көнгә" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен