ГлавнаяИсполнителиСалават ФатхетдиновЭнием...риза булыр идем кадерлем..манге кайтмас жирга Энкэй, бэгърем!
название:

Энием...риза булыр идем кадерлем..манге кайтмас жирга Энкэй, бэгърем!


автор:

Салават Фатхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 904 просмотра
Мәңге кайтмас җиргә киттең әнкәй 
Эзләреңнән елап йөгердем
Ләйсән яңгыр булып күз яшләрем
Юлларыңа синең түгелде

Риза булыр идем, яннарымда
Киңәш кенә биреп торсаң да
Әнкәй бәгърем кайтып юат мине
Төшләремдә генә булса да

Кемнәр сөяр мине балам диеп,
Синнән башка, әнкәй, мин ятим
Кемгә килеп зарларымны сөйлим
Әнкәй диеп кемгә мин дәшим

Риза булыр идем, яннарымда
Киңәш кенә биреп торсаң да
Әнкәй бәгърем кайтып юат мине
Төшләремдә генә булса да

Ник ашыктың әнкәй, янә бергә
Яшәргә дә иде. яшәргә
Өзгәләнеп уза гомерләрем
Әнкәй диеп тик бер дәшәргә

Риза булыр идем, яннарымда
Киңәш кенә биреп торсаң да
Әнкәй бәгърем кайтып юат мине
Төшләремдә генә булса да

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Энием...риза булыр идем кадерлем..манге кайтмас жирга Энкэй, бэгърем!" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен