название:
автор:
Эзлим хэркайдан)
автор:
Венер Сәлимов
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 746 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Төшләремдә бик еш киләсең син, Елмайганыңны һәрчак күрәм. Алсу таңда сине эзләп,бәгърем, Бергә йөргән болынга киләм. Мин сине,мин сине эзлим һәркайда, Син генә, син генә сизмисең әле. Ышанам,ышанам, очрашырбыз без, Беләмен, көтәмен, түзәмен әле. Күрәм сине җирдә, чәчәкләрдә, Үләндәге тамчы, гөлләрдә. Миңа карап күз кысасың кебек Урамнардан узган чакларда. Син яшисең әле тик хыялда, Йолдызлардай кабынырсыңмы? Ялгыз таңнар инде күптән атты, Ә син,иркәм, табылырсыңмы?
А как ты думаешь, о чем песня "Эзлим хэркайдан)" ?