ГлавнаяИсполнителиВәфирә ГыйзәтуллинаКитмим әле яшьлегемнән /минус/
название:

Китмим әле яшьлегемнән /минус/


автор:

Вәфирә Гыйзәтуллина


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1052 просмотра
Луиза Батыр-Болгари көе
Фирая Зыятдинова сүзләре

Бер-бер артлы еллар уза,
Көмеш өстәп чәчләремә.
Ә шулай да мин ышанам
Яшен булып яшьнәремә.

Без бит җиргә якты, җылы,
Ямь өстәргә яратылган.
Китмим әле яшьлегемнән —
Яз гөлләре арасыннан.

Уйлар әле шактый зурдан —
Язлар алып килү көздә.
Алда әле ак өметләр,
Йөрәк һаман унсигездә.

Без бит җиргә якты, җылы,
Ямь өстәргә яратылган.
Китмим әле яшьлегемнән —
Яз гөлләре арасыннан.

Якты кояш, ал гөлләргә
Килә һаман сөенәсе;
Елый-көлә, яна-көя
Яратасы, сөеләсе!

Без бит җиргә якты, җылы,
Ямь өстәргә яратылган.
Китмим әле яшьлегемнән —
Яз гөлләре арасыннан.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Китмим әле яшьлегемнән /минус/" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен