название:
автор:
Җиз кыңгырау моңнары
автор:
Илһам шакиров
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1472 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Урап-урап карлар күмә Кышның озын юлларын, Чың-чың итә, җил тузгыта Җиз кыңгырау моңнарын. Җиз кыңгырау, көмеш моңнар Уйлата синең хакта, Синең хактагы уйларым Яшьлеккә алып кайта, Уйлата синең хакта. Чың-чың итә, җил тузгыта Җиз кыңгырау моңнарын. Кая алып бара икән Кышкы озын юлларым? Җиз кыңгырау моңнарында Үткәннең тавышлары, Очрашулар, кавышулар, Аерылу сагышлары, Үткәннең тавышлары. Урап-урап карлар күмә Кышның озын юлларын, Чың-чың итә, җил тузгыта Җиз кыңгырау моңнарын. Җиз кыңгырау тагып кына, Атларда чабып кына, Килер идем яшьлегемнән Тик сине алып кына, Атларда чабып кына. муз. в.хәбисламов - сл. ә.атнабаев
А как ты думаешь, о чем песня "Җиз кыңгырау моңнары" ?