название:
автор:
Челтәр элдем читәнгә
автор:
Гр. Газиз
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1309 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Ак алъяпкыч челтәрле, Илдә матурлар бетәрме? Илдә матурлар бетәрме, Җан сөйгәнгә җитәрме? Челтәр элдем читәнгә, Җилфер-җилфер итәргә; Без килмәдек буш китәргә, Килдек алып китәргә. Алын алырсыз микән, Гөлен алырсыз микән? Урталарга чыгып, сайлап, Кемне алырсыз икән? Алларын да алырбыз, Гөлләрен дә алырбыз; Күңелебезгә кем ошаса Шуны сайлап алырбыз. Урамнан узып бара Кашыннан күзе кара. Керфегеннән гөлләр тама Күрсәм йөрәгем яна. Челтәр элдем читәнгә, Җилфер-җилфер итәргә; Без килмәдек буш китәргә, Килдек алып китәргә. Алын алырсыз микән, Гөлен алырсыз микән? Урталарга чыгып, сайлап, Кемне алырсыз икән? Алларын да алырбыз, Гөлләрен дә алырбыз; Күңелебезгә кем ошаса Шуны сайлап алырбыз. Аллы ситса күлмәк кияр, Итәге җиргә тияр. Үзе сөйләр, үзе көлер — Ул ярлар кемгә тияр? Челтәр элдем читәнгә, Җилфер-җилфер итәргә; Без килмәдек буш китәргә, Килдек алып китәргә. Алын алырсыз микән, Гөлен алырсыз микән? Урталарга чыгып, сайлап, Кемне алырсыз икән? Алларын да алырбыз, Гөлләрен дә алырбыз; Күңелебезгә кем ошаса Шуны сайлап алырбыз.
А как ты думаешь, о чем песня "Челтәр элдем читәнгә" ?