ГлавнаяИсполнителиАвыл киче(минус)
название:

(минус)


автор:

Авыл киче


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1369 просмотров
Авыл киче,сине сагынып,
Кайтам киткән эзләрдән.
Еллар үтте,тик без генә
Бераз гына үзгәргән.

Чишмәләрдә керләр чайкап,
Чәчемне тарыйм әле.
Синең белән авыл кичен
Бер кайтып урыйм әле.

Яннарымда син бар кебек,
Чишмә буена төшкәч.
Әйләнеп кайтыр күк яшьлек,
Салкын суларын эчкәч.

Чишмәләрдән сулар алсам,
Чиләгем тулар микән?
Әгәр кайтып сине күрсәм,
Күңелем булыр микән?

Яшьлек калган авыл кичен
Бергәләп үтик әле.
Сагыну тулган күңелләрнең
Йомгагын сүтик әле.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "(минус)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен