ГлавнаяИсполнителиЧулпан АхметзяноваУз Илемдэ
название:

Уз Илемдэ


автор:

Чулпан Ахметзянова


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1263 просмотра
Яз да сайрый, көз дә сайрый
Бер нәни кош бакчамда.
Шул кошны сагынып кайтам,
Кая гына барсам да.

Бакчам гади, үсми анда
Кипарислар, хөрмәләр.
Миңа таллар кипаристан
Матуррак күренәләр.

Исем китми читтә үскән
Әфлисунга, бананга.
Ачы булса да, гашыйк мин
Миләш белән баланга.

Мин гашыйк илемдә үскән
Талларның барчасына.
Үз илемдә ямьле миңа
Бәрәңге бакчасы да.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Уз Илемдэ" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен