ГлавнаяИсполнителиМуса МаликовӘниемнең җылы кочагы
название:

Әниемнең җылы кочагы


автор:

Муса Маликов


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1143 просмотра
Сөекле әниемнең
Борчыгандыр җанын
Күңелемнең көйсез һәр чагы.
Еласам, юаткан,
Иркәләп уйнаткан
Әниемнең җылы кочагы.

Уйнаудан туйганда,
Талчыгып калганда,
Ял сорагач керфек очларым,
Җыр көйләп, тирбәтеп,
Йоклаткан изрәтеп
Әниемнең җылы кочагы.

Давыллы көннәрдә,
Ышыклап җилләрдән,
Күкрәгенә кыскан кем тагы?
Кадерләп үстергән,
Яшәргә көч биргән
Әниемнең җылы кочагы.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Әниемнең җылы кочагы" ?
Альбина АЛЬБИНА 25 ноя 12:27
Про ласковую, заботливую маму
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен