название:
автор:
[bad word] [bad word] tat_folk
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 664 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
[bad word] [bad word] tat_folk Мансур Мозаффаров көе Роберт Әхмәтҗанов сүзләре Таралды инде болытлар, Аязды һавалар. Иделдә зәңгәр дулкыннар Ярларга кагалар. Саумы, кояш! Саумы, иртә. Исәнме! — диләр, Иркәли, иркәли җанны Ягымлы көйләр. Күтәрдем ак пәрдәләрне, Карыйм ерак, ерак... Яшь көннәрем, мәхәббәтем Кайтты миңа урап. Саумы, кояш! Саумы, иртә, Исәнме! — диләр, Иркәли, иркәли җанны Ягымлы көйләр. Күзләрем карап туялмый Ямь-яшел кырларга. Ак пароход гудоклары Чакыра юлларга. Саумы, кояш! Саумы, иртә, Исәнме! — диләр, Иркәли, иркәли җанны Ягымлы көйләр.
А как ты думаешь, о чем песня "[bad word] [bad word] tat_folk" ?