ГлавнаяИсполнителиНеизвестенАгыйделдә йөрсәң иде
название:

Агыйделдә йөрсәң иде


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1417 просмотров
Агыйделдә йөрсәң иде,
Камыштан көймә үреп;
Былбыл булып, гөлгә кунып,
Сөйләшсәң иде күреп.

Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөя микән, сөйми микән,
Шуны беләсем килә.

Аклы күлмәк җиңе тар,
Җиң очында хаты бар;
Хатын укып карагачтын —
Сөям дигән сүзе бар.

Агыйдел күпере,
Чуенмы әллә чылтырый;
Каш астында ике күзе
Энҗе кебек елтырый.

Агыйделдән көймә килә
Кылдай нечкә эз белән;
Җаным, нигә хәтрең калды
Уйнап әйткән сүз белән?!

Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөя микән, сөйми микән,
Шуны беләсем килә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Агыйделдә йөрсәң иде" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен