ГлавнаяИсполнителиЗульфат ЗиннуровЯсин чыктым сина, мэхэббэт
название:

Ясин чыктым сина, мэхэббэт


автор:

Зульфат Зиннуров


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 600 просмотров
Үкенечләр тоташ сызланулар
Шуның өчен жиргә килдекме,
Йөрәгемне зират иттем буген
Ин беренче кабер синеке.

Бөтенләйгә күмдем, таптый-таптый
Үлде бетте сөю, сәгадәть
Йөрәгемне зират иттем бүген
Ясин чыктым сиңа мәхәббәт

Янәшәмдә жирлим сөювемне
Кунелләрем кала сулыгып
Кабер ташы тугел, бәгырь ташы
Бәгырьләрем каткан таш булып

Бөтенләйгә күмдем, таптый-таптый
Үлде бетте сөю, сәгадәть
Йөрәгемне зират иттем бүген
Ясин чыктым сиңа мәхәббәт

Ул зиратта үсмәс саф каеннар
Мин өнәмим, кайгы символын
Бу дөньяның бөтен сагышлары
Әндәшәләр миңа син булып

.Бөтенләйгә күмдем, таптый-таптый
Үлде бетте сөю, сәгадәть
Йөрәгемне зират иттем бүген
Ясин чыктым сиңа мәхәббәт........

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Ясин чыктым сина, мэхэббэт" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен