ГлавнаяИсполнителиСалават ФатхетдиновКотмэ син
название:

Котмэ син


автор:

Салават Фатхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1418 просмотров
Язмышның юллары шулай
Йөрмә читтә ялгышып
Гомерләрең узар шулай
Чит җирләрдә адашып.

Көтмә син көтмә үпкәләмә.
Арадан җилләр үтте
Сөюгә сусаган ирен
Хәзер башканы үпте.

Хәсрәтемне таратыйм дип
Болыннар буйласам да.
Терсәкне тешләп булмый шул
Тилереп еласаң да.

Көтмә син көтмә үпкәләмә.
Арадан җилләр үтте
Сөюгә сусаган ирен
Хәзер башканы үпте.

Исәндер җил, агадыр су.
Карлар күмә яраны.
Гомергә ташлама дустым.
Озелеп сөйгән ярны.

Көтмә син көтмә үпкәләмә.
Арадан җилләр үтте
Сөюгә сусаган ирен
Хәзер башканы үпте.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Котмэ син" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен