ГлавнаяИсполнителиГүзәл УразоваКөтәм сине
название:

Көтәм сине


автор:

Гүзәл Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1537 просмотров
КӨТӘМ СИНЕ

Сине көтәм шәфәкъ шәүләседәй
Офыккача сузылсачы хәбәр.
Иңнәремнән таулар төшәр сыман,
Кайтам дием аваз салсаң әгәр...

Кушымта:
Син дип туа миндә һәр яңа көн,
Син дип келәм җәям җилләргә.
Сукмакларга синең исемеңне кушам,
Синең исемеңне кушам гөлләргә...

Араларда кояш батамы әллә,
Сузылып ята соңгы күләгәләр,
Синнән алып миңа хатле ара
Мәхәббәттән хыянәткә кадәр.

Кушымта.

Көтәм сине кышын ап-ак карлар,
Көзләр җиткәч сары яфрак булып...
Синнән миңа соңгы хәбәрме ул:
Узып бара кәрван-кәрван болыт...

Кушымта.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Көтәм сине" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен