ГлавнаяИсполнителиСалават ФатхетдиновСалават абый
название:

Салават абый


автор:

Салават Фатхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1048 просмотров
Мин һаман да унсигездә кебек,
Бернәрсә дә үзгәрмәгән кебек.
Кояш бата һаман элекке,
Таңнар ата һаман элекке.

Мин һаман да унсигездә кебек,
Йөрәк һаман шулай түземсез.
Тик 18 яшьлек кызлар гына,
Абый, абый, Салават абый, диләр, шунысы күңелсез.

Нәкъ 18 яшьлек егет кебек,
Мин гашыйкмын бөтен дөньяга.
Йөз хыяллар белән йоклап китәм,
Мең хыяллар белән уянам.

Урамнардан уйнап киткәнем бар,
Иптәш итеп бала-чаганы.
Акыл тешем күптән чыккан инде,
Акыл ягым һаман чамалы.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Салават абый" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен