ГлавнаяИсполнителиВил УсмановСез hаман бергә икән
название:

Сез hаман бергә икән


автор:

Вил Усманов


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 846 просмотров
Син яшь кыз, минем егет чак,
Уйнама-көлмә икән;
Сөймә дә, имеш, көймә дә,
Тауларга менмә икән!

Әйттеләр дуслар көнләпме:
Сез һаман бергә икән,
Сез һаман бергә икән,
Бергә икән.

Туйлар да үтте... гомерне
Узмас дип йөрмә икән;
Агарды чәчләр, агармас —
Утларга кер дә икән.

Әйтәләр: кара боларны!
Сез һаман бергә икән,
Сез һаман бергә икән,
Бергә икән.

Кадер дә, хөрмәт тә сиңа
Тик туган җирдә икән;
Оныклар үскәнче яшә,
Ятка сер бирмә икән.

Әйтсеннәр: күрче боларны!
Сез һаман бергә икән,
Сез һаман бергә икән,
Бергә икән.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сез hаман бергә икән" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен