ГлавнаяИсполнителиМузыкаОныта алмыйм онытмыйм(минус)
название:

Оныта алмыйм онытмыйм(минус)


автор:

Музыка


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 907 просмотров
Таллары шаулый җилләрдә, 
Көйли күрешү көен.
И минем туган авылым,
И минем туган өем.

Оныта алмыйм, онытмыйм
Авылым урамнарын —
Хәтер булып еракларга
Сузыла торганнарын.

Үз итеп яшәсәм дә мин
Илемнең башка ягын,
Авылымда көтеп тора
Күптәнге балачагым.

Оныта алмыйм, онытмыйм
Авылым урамнарын —
Хәтер булып еракларга
Сузыла торганнарын.

Рәхмәтемне белдерергә
Сүзләрем җитми минем.
Кырларың, урамнарың күк
Күңелең иркен синең.

Оныта алмыйм, онытмыйм
Авылым урамнарын —
Хәтер булып еракларга
Сузыла торганнарын.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Оныта алмыйм онытмыйм(минус)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен