название:
автор:
Эткэй моны
автор:
♫ Айдар Галимов
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 733 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Мин әткәйнең гармун уйнаганын Еш ишетәм соңгы араларда. Аның моңы тула күптән инде Төзәлгән дип йөргән яраларга. Искә алам бик еш мин әткәйнең Җырлый-җырлый гармун уйнаганын. Бик беләсем килә шул гармунын Уйнаганда ниләр уйлаганын. Әткәй дә юк, инде гармун да юк, Тик моңнары калды сагынырга. Ничә еллар инде сүрелмичә, Шул моң яши миндә сабыр гына. Оныта алмыйм һаман мин әткәйнең Соңгы тапкыр уйнап җырлаганын. Тик сүзләрен искә төшерә алмыйм. Ни хакында иде җыры аның?
А как ты думаешь, о чем песня "Эткэй моны" ?