ГлавнаяИсполнителиIttifaqMin Belmim (feat. Iskender Hairullin)
название:

Min Belmim (feat. Iskender Hairullin)


автор:

Ittifaq


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1336 просмотров
Мин уяндыммы? Мин белмим
Кояш чыкты, нур балыкты әкәлә,
Туры килде туырга, өйрәнергә, онытырга
Хезмәт күрсәтергә, начарга үзгәрергә
Мин белмим, мин белмим, мин белмим

Бу гомерне яшәргә, туры килде туарга
Күп нәрсә өйрәнергә, аннары онытырга
Күпме хезмәт куярга, юк, мин белмим..
Кан һәм тирне түгәргә, юк, мин белмим.
Начарга үзгәрергә, йөзләренә бәрергә.
Туарга һәм үләргә,
Ә нәрсә өчен яшәргә, кем өчен тырышырга, юк, мин белмим.
Нәрсәгә көрәшергә, юк, мин белмим.

Хур кызы чәшкәләрне тутыр, синең күкрәгеңнән дә җылырак урын юктыр бүген
Ялгыз керпе өчен, арабызны якынайтыйк әле берне эчеп
Ә керпеләр бүген янә исерек
Тышта кар булмагач шулай йөрисең инде
Йорттан йортка, кызыл букча асып
Кыш бабайның борны бүген бигрәк кызыл
Тышта буран дуласын иссен җилләр
Һүр кызының бүләкләре безгә төнгә җитәр
Көнъяк Америка якларына илтә
Чит илләрдән кергән затлы чирәм
Берәм-берәм еллар үтеп китә
Кичә дөнья җимерүчеләр бүген үлеп китә
Бернигә дә карама, чын керпеләр качмый җылы якларга

Бу гомерне яшәргә, туры килде туарга
Күп нәрсә өйрәнергә, аннары онытырга
Күпме хезмәт куярга.. юк мин белмим..
Кан һәм тирне түгәргә..
Начарга үзгәрергә, йөзләренә бәрергә
Туарга һәм үләргә
Ә нәрсә өчен яшәргә, кем өчен тырышырга.. юк мин белмим..
Нәрсәгә көрәшергә.. юк мин белмим..

Иртәнге җиде, күзләремне ачам, күрәм тәрәзәдән 
Шәһәрне каплады сары авыр томан
Минем миләремне, минем уйларымны сөртеп ташлады, акылсызлыктан язам
Суыткычны ачам, ябып куям
Яшәү җәзамы ул, әллә ялган
Ялган әле куркыныч түгел авыр түгел әле алданырга, тыныч кына яшәргә
Сәләм! Тагы бер кат сәләм, мин карт җан, һәм яштән
Бердәнбер һәм йөз тапкыр кабатланган
Кемгәдер һәм бөтен дөньяга кычкырасы килә
Тыныч кына йөрегез
Бүген башым авырта, иртәнге сигез
Күзләремне ябам акылата һаман.. юк мин белмим

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Min Belmim (feat. Iskender Hairullin)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен