ГлавнаяИсполнителиНеизвестенЯЗМЫШ ЮЛЛАРЫ
название:

ЯЗМЫШ ЮЛЛАРЫ


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1412 просмотров
ЯЗМЫШ ЮЛЛАРЫ 

Җан өрәсем килә сурәтеңә...
Әйтеп бетерәсе сүзеңне
бераз гына чамаларлык иткән
аскы иреннәрең йөземе.

Син ул чакта мине белмәгәнсең...
Мин дә белмәгәнмен син барын...
Ләкин никтер гомер агышында
ялгандылар язмыш юллары.

Алардагы татлы кайнарлыкны
көнләр иде хәтта ачы бал...
Кемгә, нәрсә әйтергә җыенып,
иреннәрең шулай ачылган?

Син ул чакта мине белмәгәнсең...
Мин дә белмәгәнмен син барын...
Ләкин никтер гомер агышында
ялгандылар язмыш юллары.

Син һичшиксез мине чакыргансың,
сине эзләвемне сизенеп.
Инде менә ничә еллар татыйм
аскы иреннәрең йөземен...

Син ул чакта мине белмәгәнсең...
Мин дә белмәгәнмен син барын...
Ләкин никтер гомер агышында
ялгандылар язмыш юллары.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "ЯЗМЫШ ЮЛЛАРЫ" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен