ГлавнаяИсполнителиЗульфия МинхажеваБуген белем бэйрэме ( + )
название:

Буген белем бэйрэме ( + )


автор:

Зульфия Минхажева


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1308 просмотров
1.Ел саен козлэр җиткэч
Җилләр суынып киткәч
Без мәктәпкә барабыз
Һәм шуңа куанабыз.

Куш-та: Бүген белем бәйрәме
Кулда чәчәк бәйләме
Теләп безгә бишлеләр
Озата әти-әниләр.(2 тап.)

2.Җәй буе күрешмәгән
Классташлар очрашабыз
Яңалыклар җыелган
Сөйләшеп тик туймыйбыз.

Куш-та: Бүген белем бәйрәме
Кулда чәчәк бәйләме
Без торышып укырбыз 
Үскәч галим булырбыз.(2 тап.)

3.Укытучы апабыз 
Без аны яратабыз
Ул безгә белем бирә
Белем безгә бик кирәк.

Куш-та: Бүген белем бәйрәме
Кулда чәчәк бәйләме
Алда көтә дәресләр 
Һәм зурдан зур өметләр.(2 тап.)
Без торышып укырбыз 
Үскәч галим булырбыз.
Алда көтә дәресләр 
Һәм зурдан зур өметләр.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Буген белем бэйрэме ( + )" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен