ГлавнаяИсполнителиНеизвестен1. Дус-ишләр бик күп була ул
название:

1. Дус-ишләр бик күп була ул


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1509 просмотров
1. Дус-ишләр бик күп була ул,
Барысы да яхшы барса.
Янәшәдә кемнәр калыр,
Авырлык килә калса?

Куш.: Авып барган агачларга
Булышмас төрәү генә.
Иптәшләр бик күп булса да,
Якын дус берәү генә.

2. Якын дус янәшә булса,
Кайгы якын килә алмас.
Араларга дошман түгел,
Җил-давыл да керә алмас.

Куш.: Авып барган агачларга
Булышмас төрәү генә.
Иптәшләр бик күп булса да,
Якын дус берәү генә.

3. Авыр мондый заманада
Дуслыкны саклап калу.
Һәркемнең кулыннан килми
Яхшы дус була алу.

Куш.: Авып барган агачларга
Булышмас төрәү генә.
Иптәшләр бик күп булса да,
Якын дус берәү генә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "1. Дус-ишләр бик күп була ул" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен