название:
автор:
Мэтрушкэлэр
автор:
Ганиев Фадис
рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1555 просмотров
- Текст
Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр, Ераклардан әнкәм җибәргән. Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр Туган кырларымда тибрәлгән. Тирән сагынудан уйчанланган Күз карашым сезгә төбәлгән: Әйтегезме миңа, мәтрүшкәләр, Ни әйтергә әнкәм теләгән? Мәтрүшкәләр мине уяттылар, Сискәндереп гамьсез төннәрдә. "Мәтрүшкәләр кебек кибәрсез сез, Өзелсәгез туган җирләрдән..."
А как ты думаешь, о чем песня "Мэтрушкэлэр" ?