ГлавнаяИсполнителиСалават ФатхетдиновМин яратам сине Татарстан!
название:

Мин яратам сине Татарстан!


автор:

Салават Фатхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 640 просмотров
Мин яратам сине, Татарстан,
Ал таңнарың өчен яратам,
Күк күкерәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам.

Мин яратам сине, Татарстан,
Горур халкың өчен яратам,
Җан эреткән әнкәм телең өчен -
Татар телең өчен яратам.

Мин яратам сине, Татарстан,
Тугайларың өчен яратам,
Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,
Җәлилләрең өчен яратам.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Мин яратам сине Татарстан!" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен