Главная→Исполнители→Неизвестен→Кайтырмын дип, хатлар язуымаКөннәр түгел, айлар үттеләр;Әмма юлларым, сиңа и
название:
автор:
Кайтырмын дип, хатлар язуымаКөннәр түгел, айлар үттеләр;Әмма юлларым, сиңа и
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1359 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Кайтырмын дип, хатлар язуымаКөннәр түгел, айлар үттеләр;Әмма юлларым, сиңа илтмичә,Еракларга алып киттеләр. Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын,Утыңны сүндермичә, мине көт;Сине көттереп тә кайталмасам,Кичер мине, әнкәй, гафу ит. Көтәсеңдер син мине, кайтыр дип,Тезелешеп кошлар кайтканда;Улым дип, син ишек ачасыңдыр,Көзге җилләр тәрәз какканда. Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын,Утыңны сүндермичә, мине көт;Сине көттереп тә кайталмасам,Кичер мине, әнкәй, гафу ит. Көтәсеңдер хат ташучы килсә,Кош теледәй сәлам бардыр дип;Хат булмаса, өмет итәсеңдер:Иртәгә, бәлки, булыр дип. Юлга чыгам, әнкәй, кайтыр юлга,Утыңны сүндермичә, мине көт;Шушы юлда тагы озакласам,Кичер мине, әнкәй, гафу ит.
А как ты думаешь, о чем песня "Кайтырмын дип, хатлар язуымаКөннәр түгел, айлар үттеләр;Әмма юлларым, сиңа и" ?